Якутиядәге Милли китапханәдә Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге ачылды
16 октябрьдә Якутиянең Милли китапханәсендә Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Милли китапханәсе хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Саха Милли китапханәсенә Татарстанның мәдәни һәм тел мирасын популярлаштыру һәм саклау өчен 700 китап бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессы Якутиянең Татар әдәбияты үзәгенә шулай ук китаплар тапшырды.
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәгендә Татарстан тарихына, аның символларына, күпмилләтле мәдәниятенә һәм халык традицияләренә багышланган китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәдә балалар әдәбияты да куелган иде, ул Балалар уку үзәгенә тапшырылачак.
«Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәген ачу идеясе тугандаш халыкларыбызны якынайтудан гыйбарәт. Шулай ук үзәк яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итәчәк, бу балалар, бездән ерак, башка милли республикалардагы яшьтәшләре белән дус яшәргә мөмкин булуын аңласын өчен эшләнә. Очрашуга килгән һәм китапханәдә даими эшли торган күргәзмәне оештырырга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә», - диде «Туган як» Татар мәдәни үзәге рәисе Игорь Хәлилов.
Татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге Татарстан Милли китапханәсе, Саха Республикасы Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы (Якутия), Саха Тышкы элемтәләр һәм халыкларның эшләр министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасында якутлар милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән ачылды.