Мөхәммәтшин Прокуратура университеты ректоры һәм Казан филиалы директоры белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Прокуратура университеты ректоры Игорь Мацкевич һәм әлеге югары уку йортының филиалы — Казан юридик институты директоры Елизавета Демидова-Петрова белән очрашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды. Яклар хокукый белем бирүне үстерү, прокуратура хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм кабат һөнәри әзерлек программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Университет беренче чиратта Россия прокуратура органнары өчен кадрлар әзерләү белән мәшгуль. Югары уку йортының филиалы Казанда 2016 елның ноябрендә ачылган. Россия Прокуратура университетының Казан юридик институтында (филиалында) Урал һәм Идел буе федераль округлары прокурор хезмәткәрләре һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре белем ала.