Төркмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрендә татарча кинолар күрсәтеләчәк
2023 елның 17 октябреннән 19 октябренә кадәр Төрекмәнстанда Ашхабад шәһәрендә һәм Мары шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төрекмәнстанда Татарстан Мәдәнияте көннәрен ачу тантанасы 17 октябрьдә Төрекмәнстан Дәүләт мәдәни үзәге Мукамов сараенда узачак. Күргәзмә программасында декоратив-гамәли сәнгать һәм сувенир продукциясе эшләнмәләре күргәзмәсе, Татарстан халык сәнгать һөнәрләре осталарының эксклюзив авторлык эшләре, Татарстанның ЮНЕСКО объектлары фотокүргәзмәсе һәм Татарстан сәнгать осталары концерты була.
18 октябрьдә Мары дәүләт драма театрында республика тамашачыларга Татарстан сәнгать осталары концертын тәкъдим итәчәк.
Иртән Ашхабад шәһәрендә Төркмәнстанның Рәсем сәнгате музеенда «Халык сәнгать һөнәрләрен һәм кәсепләрен саклау, торгызу һәм үстерү» темасына түгәрәк өстәл узачак.
Татарстан киносы көннәре кысасында «Ашхабад» кинотеатрында «Ибн Фадлан», «Тарлан», «Исәнмесез» татар кинофильмнары күрсәтелә.
Төрекмәнстанда Татарстан Мәдәнияте көннәре 19 октябрьдәТатарстан һәм Төрекмәнстан мәдәният һәм сәнгать осталары арасында дуслык концерты белән тәмамлана.