Россиядә 7 октябрьне Ватанпәрвәрлек көне итеп гамәлгә кертергә тәкъдим иттеләр
Россиядә 7 октябрьдә Ватанпәрвәрлек көнен гамәлгә кую тәкъдиме белән «Аванти» бизнес-патриотизмны үстерү буенча Эшмәкәрлек ассоциациясе президенты Рахман Янсуков чыгыш ясады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Премьер-министр Михаил Мишустин исеменә мөрәҗәгатьтә җәмәгать эшлеклесе соңгы дистә еллар эчендә Россиядә ватанпәрвәрлек идеяләрен популярлаштыру өчен шактый көч куелуын билгеләп үтте. РФ Президенты Владимир Путин илнең милли идеясен ватанпәрвәрлек дип атады, ул җәмгыятьне берләштерергә сәләтле.
Янсуков сүзләренчә, Россиядә яшәүче барлык халыклар һәм этник төркемнәр үз иленә мәхәббәт һәм аның суверенитетын яклау идеяләре белән берләшкән.
«Шуңа бәйле рәвештә Сезгә 7 октябрьне <...> гомумроссия бәйрәме, Ватанпәрвәрлек көне итеп гамәлгә кую мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм», диелә мөрәҗәгать текстында.