Екатеринбургта яшьләр өчен «Tatar Dance» бию марафоны узды
Екатеринбургның «Сабантуй» караоке-клубында 14 октябрьдә яшьләр өчен «Tatar Dance» бию марафоны узган. Чараны «Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырган. . Марафонны уздыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Свердловск өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәм иткән. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте яза.
Төрле милләт коллективлары һәм яшьләре арасында татар бию сәнгатен пропагандалау, яңа исемнәр ачыклау, талантлы һәм үзенчәлекле сәләтләргә ярдәм итү — оештыручылар үз алларына шундый максат һәм бурычлар куйган. Чарада 253 кеше катнашкан.
Хореограф Айгөл Миндиярова катнашучыларга татар биюләренең төп элементларын күрсәткән. Катнашучылар аның артыннан бию хәрәкәтләрен зур энтузиазм белән кабатлаган. Марафон дустанә, күңелле атмосферада узган. Аннары татар биюләрен иң оста башкару бәйгеләре уздырылган. Конкурс җиңүчеләренә призлар тапшырылган.
Чара халык традицияләренең ачык чагылышы буларак, милли биюләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Оештыручылар барлык катнашучыларны «Шома Бас» Халыкара татар биюләрен башкаручылар бәйгесенә көтә. Ул 11-12 ноябрьдә Екатеринбургта узачак. Аның кысаларында Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмәтов һәм Татарстанның халык артисты Ләйсән Хәмәтовадан мастер-класслар оештырылачак.