«СалаваТік»лар проекты Венера Ганиева репертуарыннан «Кояшлы ил» җырына видео чыгарды
«СалаваТік»лар проектында катнашучылар Венера Ганиева репертуарыннан «Кояшлы ил» җырына YouTube каналында видео урнаштырган.
Җырның сүзләрен татар шагыйре, публицист, Татар АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшитов иҗат иткән. Көен танылган татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Республика Дәүләт премиясе лауреаты Луиза Батыр-Болгари язган.
«Композитор Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән күп кенә балалар җырлары балаларга гына түгел, ә өлкән буынга да билгеле. «Шофер буласым килә», «Кулчатыр», «Эх, Арча читекларе» — бу җырлар белән берничә буын балалар үскән һәм тәрбияләнгән. «Кояшлы ил» — алар арасында иң популяр җыр.
Бу җырны башкару «СалаваТік»ларның күптәнге хыялы иде. Луиза Батыр-Болгарига мөрәҗәгать иткәч, ул бик теләп ризалашты. «СалаваТік»лар җанатарларына бу җыр белән видео ошар дип өметләнәбез», — ди «Салават күпере»һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.