Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

«САФ музыка» проектының иҗади лабораторияләре эшли башлады

0
«САФ музыка» проектының иҗади лабораторияләре эшли башлады

«Саф» балалар интернет-радиосы яшь музыкантлар һәм аларның укытучылары, остазлар белән берлектә җырларга яңа сулыш бирә. Балалар, җыр сайлау, аранжировка ясаудан алып, сәхнәгә чыгуга кадәр юлны үтәчәк.

«САФ музыка» проекты барышында балалар башкаруында 17 музыкаль әсәр яңартылачак. Алар арасында халык җырлары, этник музыка үрнәкләре, яңартылган ретро хитлар да булачак. Проектта Казанның музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Алар барысы да 2023 елның февраленнән маена кадәр сайлап алу туры аша үткән балалар», - диде «Татар-информ»га радионың PR белгече Алсу Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, проектның беренче сезоны вакытында алар сәнгать советына татар академик музыкасы үрнәкләрен тәкъдим иткән. «70тән артык катнашучы арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, алар үзләре тәкъдим иткән әсәрләрне профессиональ студиядә яздырды, Татарстан Композиторлар берлегендә үткән концертта чыгыш ясадылар. Хәзер «САФ музыка»ның икенче сезоны кысаларында ул балаларны без эстрада форматында эшләргә өйрәтәбез. Балалар белән эшләүгә YummyMusicBand музыкантлары, саунд-продюсер, аранжировка остасы, композитор Юрий Федоров җәлеп ителде», - диде ул.

«Иҗади музыкаль лабораторияләр форматында эшләү һәр музыкант, һәр ансамбль белән аерым алып барыла. Балалар укытучылары белән берлектә гомуми иҗат процессында катнаша. Һәр очрашудан соң аларга өй эшләре бирелә. Балалар да, укытучылар да мондый форматта эшләүне бик ошата», - диде Алсу Хәбибуллина.

Проектның нәтиҗәсен 4 декабрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак «САФ музыка» концертында күреп булачак. Концертта балалар музыкаль бэнды да катнашачак. Чара алдыннан фойеда «Сандугач» балалар инструменталь ансамбле тарафыннан махсус музыкаль программа һәм Казанның сәнгать мәктәпләрендә белем алучы балаларның иҗатыннан күргәзмә эше оештырылачак.

«Безнең өчен яңа сулыш ачылган кебек булды. Мондый форматта эшләү, җанлы музыканы үзәккә куеп эш итү, профессиональ осталыкка басым ясауга зур игътибар бирелә. Ә бу бүген иң җитми торган әйберләр. Сез балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез!» - диделәр Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе укытучылары. Проектта әлеге мәктәптән этник ансамбль, скрипкачылар ансамбле, вокалистлар катнаша.

  • Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән оештырыла.
  • «САФ музыка»ның ике сезоны дәвамында яздырылган барлык җырларны «САФ» балалар интернет-радиосында ишетергә һәм радионың сайтында тупланачак ирекле фонотекада тыңларга мөмкин булачак.




Губернаторы России
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет





Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о поддержке организаций и ИП в Белгороде


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Наташа Королёва

«Уже поперек горла стоит»: Пригожин поддержал Королеву после инцидента на ТВ




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Звезды спорта. Кто они такие и почему их так называют?

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы


Карен Хачанов

Хачанов проиграл Табило в 1/8 финала «Мастерса» в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Как уходил Алексей Дюмин



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России