Мең сумлык яңа купюрада Казан Кремле объектлары сурәтләнә
Мең сумлык купюрада Казан Кремле объектлары сурәтләнү —Казанның истәлекле урыннарыннан Сөембикә манарасы һәм Сарай чиркәве турында сөйләү өчен тагын бер мөмкинлек. Бу вакыйга турында «Татар-информ»га «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте шундый аңлатма бирде.
«Киләсе елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгына 30 ел тула, шуларның 24ен ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты булып тора. Яңа банкнотларда безнең объектларның чагылу хәбәре туган көн алдыннан безнең өчен бик сөенечле», — дип билгеләп үттеләр Казан Кремлендә.
Музей-тыюлыкта шулай ук Сөембикә манарасының XIV-XVII гасыр татар һәм рус архитектурасының уникаль симбиозы булуын искә төшерделәр. Аның турында күп риваятьләр бар, һәм манараны, һичшиксез, Казан һәм Татарстанның төп символларының берсе дип атарга мөмкин.
«Сарай чиркәве бинасы XVII гасырда төзелгән. Хәзерге вакытта биредә татар халкының дәүләтчелеге барлыкка килү тарихына, этногенезга, диненә һәм традицияләренә багышланган Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музее урнашкан», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Бүген Үзәк Банк 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотлар тәкъдим итте. Мең сумлык купюрада Идел буе федераль округының, ә биш меңлек купюрада Уралның берничә истәлекле урыны сурәтләнгән.