Достижения.рф сайтында Татарстанның транспорт инфраструктурасы өчен тавыш бирергә була
Татарстан халкы достижения.рф сайтында республиканың транспорт инфраструктурасы өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы уңаеннан оештырыла. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Төбәкнең уникаль күперләре һәм автомобиль юллары бөтен Россияне диярлек тоташтырды. Татарстанда «Көнчыгыш» М12 автоюлының сигезенче этабы төзелеше бара. Бу юл «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше булып тора, аның гомуми озынлыгы – 810 км.
М12 проекты агломерацияләрнең икътисади потенциалын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, 17 зур төбәк үзәген тоташтырачак, йөк машиналары трафигын торак пунктлардан читкә чыгарачак, юл хәрәкәте иминлеген арттырачак, Мәскәү-Казан арасындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кимендә 3,5 тапкырга киметәчәк.
Идел елгасы аша 3,36 км озынлыктагы күпер М12 трассасының Татарстандагы иң мөһим участогы булып тора. Аны 2024 елның ахырына ачарга планлаштыралар. Идел аша күпер М12 автоюлындагы иң озын ясалма корылма булып санала.
Бу беренче генә мондый инфраструктура объекты түгел. 2016 елның августында «Казан – Оренбург» трассасында Чулман елгасы аша күпер ачылды. Аның төзелеше автотранспорт паромына километрларга сузылган чиратны бетерергә һәм Татарстанның 15 районын үзәк Россия белән тоташтырырга ярдәм итте.
«Юл хуҗалыгы – икътисадның иң әһәмиятле тармакларының берсе. Юл төзүчеләрнең куелган планны ышанычлы үтәве, юлларның, шул исәптән терәк юллар челтәре составындагы магистральләрнең һәм халыкара транспорт коридорларының югары үсеш темпларын тәэмин итүе бик мөһим», – дигән иде баштарак Россия Президенты Владимир Путин.
Тармак өчен достижения.рф сайтында тавыш бирергә була. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Татарстан Республикасы казанышларының тулы исемлеге белән достижения.рф сайтында танышырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.
4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда иң зур «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы ачылачак. Анда илнең һәр төбәге үз стендын тәкъдим итә, шулай ук күргәзмәдә катнашучыларның Төбәкләр көнендә катнашу мөмкинлеге булачак.
Элегрәк «Татар-информ» достижения.рф сайтында республиканың авыл хуҗалыгы өчен тавыш бирергә мөмкин дип хәбәр иткән иде. Моннан тыш, тавыш бирү исемлегенә эшләүче яшьләрнең «Безнең заман» республика телевизион иҗат фестивале, Менделеевскиның «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводы, Казан вертолет заводы һәм Татарстанның төп казанышларының берсе – туристлар агымы кертелде.