Тимур Сөләйманов: «СалаваTik»лар проектына ярдәм итәчәкбез
«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов «СалаваTik»лар проектына ярдәм итәчәген әйтте.
«Проектка без дә кушылдык. Бездән нинди дәрәҗәдә ярдәм кирәк, ярдәм итәчәкбез. Җырларны алга таба Островский урамында «Алдынгылар хәрәкәте» йортындагы студиядә яздыру тәкъдиме бар. Ул шактый зур студия, җиһазландырылган. Партнерларыбыз да күп. Тавыш яздыру, мәгълүматны тарату мөмкинлеге дә артачак. Мәсәлән, быел декабрьдә «Алдынгылар хәрәкәте»нең мәктәпләрдә 1500 командасы булдырылачак. Тиз арада «СалаваTik»лар турында мәгълүматны тарата алыр идек. «СалаваTik»лар проекты безнең ярдәмне тоячак», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.