Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежноега 100 тоннадан артык гуманитар йөк китергәннәр
«Игелекле Казан» проекты ярдәмендә шефлыкка алынган төбәккә гуманитар йөк тутырылган алты йөк машинасы килгән.
Гуманитар конвой Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җимерелгән объектларны торгызу өчен кирәкле төзелеш материаллары, һәм сезонлы яшелчәләр — 36 тонна бәрәңге һәм 4 тонна кишер алып килгән, алар Лисичанск һәм Рубежное халкы арасында тигез күләмдә бүленгән.
Татарстан Республикасы вице-премьеры, шефлыкка алынган территорияләрне торгызу буенча куратор Евгений Варакин азат ителгән шәһәрләр халкы исеменнән якташларга һәм Татарстан оешмаларына ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.
«Казан мэры Илсур Метшинга аеруча зур рәхмәт, ул бу эшне җитәкли һәм безнең шефлыкка алынган ике шәһәр халкын ташламый», – дип билгеләп үтә ул.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытка Татарстан Республикасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барлыгы 3 359 тонна гуманитар йөк илткән.