Бөгелмәдә җәяүлеләр юлында Lexus машинасы 15 яшьлек яшүсмерне бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте кичә булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ачыкланганча, Lexus машинасының 39 яшьлек йөртүчесе юл бирмәгән һәм җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган 15 яшьлек кызны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, яшүсмернең баш миенә зыян килгән — аны хастаханәгә алып киткәннәр.