Менделеевскида махсус операциядә һәлак булган хәрби истәлегенә мемориаль такта ачтылар
Бүген Менделеевск районының Актаҗик авылында махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Олег Леонтьев истәлегенә мемориаль такта ачылды. Монашево урта мәктәбен тәмамлаган хәрби истәлегенә мемориаль тактаны мәктәп диварына элгәннәр.
Профессиональ бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен үлеменнән соң хәрби Россия Президенты Владимир Путин карары белән Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Тантаналы митингта Олегның әнисе Галина, хатыны Ольга, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, хәрби комиссар Сергей Залуженко, Монашево авыл җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов катнашты.
Лаеклы ул тәрбияләгән өчен рәхмәт йөзеннән әнисенә һәм хатынына чәчәкләр тапшырдылар.
Тарих укытучысы сүзләренчә, Олег әнисен шифаханәгә алып барырга хыялланган булган. Авылдашлары аңа бу теләген үтәүдә булышлык йөзеннән Галина Леонтьевага юллама бүләк итә.
Мемориаль тактаны ачу хокукы Ләйсән Галиева һәм шушы ук авылдан тагын бер хәрбинең абыйсы — Юрий Лупповка бирелә.
Владимирская Божья Матерь иконасы җирле гыйбадәтханәсенең настоятеле, Владимир атакай мемориалны изгеләштерү йоласы башкарды. Туганнары, шәкертләре, авылдашлары чәчәкләр салды.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы дәвам итәчәк.