Гөлназ Гафурова: «СалаваTik»лар арасында бары тик яхшы конкурентлык кына бар
Казан шәһәре филармониясенең балалар бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова «СалаваTik»лар проектында катнашкан балалар арасында яхшы конкурентлык барлыгын әйтте.
«Конкурентлык - начар сыйфат түгел, минемчә. Бу сыйфат аларны үстерә, туплый. Конкурентлык булганда балалар күбрәк тырыша башлый. «СалаваTik»лар арасында бары тик яхшы конкурентлык. Алар дус-тату. Алар – бербөтен. Чөнки «СалаваTik»лар проекты дөнья күләмендә балаларны берләштерә торган шәп проект», – диде Гөлназ Гафурова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.