Русия мәктәпләренә 11 мең укытучы җитми
Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими.