Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы итеп Угур Йылмаз билгеләнде
Төркия Республикасы игълан ителүгә 100 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итүдә Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы рәсми затлар белән танышачак.
«Миллиард.Татар»га билгеле булганча, Төркиянең Казандагы яңа дипломатик вәкиле Угур Йылмаз булачак. Аның консуллык округына Татарстан Республикасы, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия Республикасы, Самара өлкәсе керә.
Элегрәк ул Төркиянең Багдадтагы илчелегендә һәм Төркия Тышкы эшләр министрлыгының кадрлар баш идарәсендә киңәшче булып эшләгән.
БЕЛЕШМӘ
Угур Йылмаз 1969 елның 19 декабрендә Әнкарада туган.
Угур Йылмаз Гази университетының икътисад факультетын тәмамлый һәм 2007 елда Нью-Йоркның шәһәр университетында (City University) икътисад магистры дәрәҗәсен ала.
Угур Йылмаз 1998 елда Тышкы эшләр министрлыгына эшкә керә. Ул консуллык һәм юридик мәсьәләләр департаментында һәм Европа Берлегенең сәяси мәсьәләләр бүлеге генераль директорының урынбасары булып эшли. 2001 елда, беренче тапкыр чит илгә билгеләнүе сыйфатында, Монголиягә китә. 2004 елдан 2007 елга кадәр Нью-Йоркта Берләшкән милләтләр оешмасында Төркиянең Даими вәкиллегендә эшли.
Алга таба Йылмаз әфәнде 2007-2008 елларда Төркия Тышкы эшләр министрлыгы үзәк аппаратының кадрлар департаментында, ә соңрак 2008-2012 елларда Төркиянең Вашингтондагы илчелегендә хезмәт куя.
Төркия Тышкы эшләр министрлыгының үзәк аппаратына кайткач, Угур Йылмаз кабат кадрлар департаментында эшли. 2015-2019 елларда Төркиянең Эдинбургтагы Генераль консуллыгында консул һәм генераль консул урынбасары, Ә 2019-2021 елларда Төркиянең Багдадтагы илчелегендә киңәшче була.
2021 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр кадрлар баш идарәсендә эшләгәннән соң, 2023 елның октябреннән Төркиянең Казандагы генераль консулы вазифаларын башкара башлый.
Генераль консул Йылмаз инглиз телен белә, өйләнмәгән.