Владимир Путин: Казанда «БРИКС уеннары»нда катнашучы илләр санын арттырырга кирәк
Россия Президенты Владимир Путин «Брикс уеннары» ярышларында катнашучы илләр санын арттырырга чакырды. Аның сүзләренчә, бу чарага күбрәк санда дәүләтләр рәхәтләнеп кушылачак. «БРИКС уеннары» 2024 елның 11-23 июнендә Казанда узачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«БРИКС әгъзаларыннан һәм кушылган илләрдән тыш, бездә күзәтүче илләр һәм БРИКС әгъзасы булырга омтылучылар бар. Киңрәк алырга кирәк. Мин ышанам, кешеләр рәхәтләнеп киләчәк», – диде дәүләт башлыгы физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында.
Ярышларда катнашу өчен Россиягә 11 илдән 5 меңгә якын спортчы килергә тиеш. Киңәшмә барышында Путинга бу турында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
«Әмма күбрәк булачак, без кызыксынуларын күрәбез, чакырулар буенча безгә чама белән 50 ил киләчәк», – дип искәртте ул.
Моңа кадәр Путин «БРИКС уеннары» Россиянең спорт календаренда торуын һәм мондый чаралар санын күп тапкырлар арттыру планлаштырылуын белдергән иде. Ул бу фикерне «Россия – спорт державасы «XI Халыкара спорт форумының «Чикләрсез спорт. Дөньяга ачык булу» пленар утырышында чыгыш ясаганда җиткерде.