Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда Рамазан Абдулатипов аңа Гамзатов турында китап тапшырды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин танылган иҗтимагый һәм сәяси эшлекле, философия фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясенең мөстәкыйль әгъзасы, культурология, тарих һәм милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч Рамазан Абдулатипов белән очрашты.
Парламентта очрашу кысаларында Рамазан Абдулатипов Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең «Сто вершин Расула Гамзатова» китабын тапшырды, ул Дагстанның халык шагыйре, публицисты һәм сәяси эшлеклесе Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгына нәшер ителгән. Китапта Рамазан Абдулатипов укучыны шагыйрьнең иҗаты белән генә түгел, ә Дагестан халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән дә таныштыра. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Рамазан Абдулатипов Казанга эш визиты белән килде, анда ул «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасында катнашырга планлаштыра. Фестиваль 20-27 октябрьдә Казанда узачак, быел оештыручылар алты меңгә якын кунакны көтә, проектта дөньяның 25 дәүләтеннән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40 милли мәдәният вәкиле катнаша. Фестивальнең тантаналы ачылышы иртәгә Казан Ратушасында була.
Моннан тыш, эш визиты кысаларында Рамазан Абдулатиповның КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентлары өчен лекцияләрен үткәрү планлаштырыла.
Очрашуда шулай ук Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды директоры, «Шәрык базары» халыкара милли мәдәниятләр фестивален оештыручыларның берсе Рифат Фәттахов та катнашты.
Очрашу республика парламентында узды.