Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясен һәм стипендияләрен 16 иҗатчы кабул итеп алды

0
Саҗидә Сөләйманова әдәби премиясен һәм стипендияләрен 16 иҗатчы кабул итеп алды

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия быел беренче мәртәбә Казанда тапшырылды. Лауреатлар премияне Милли китапханә сәхнәсендә кабул итеп алдылар.

Лауреатларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Әүхәдиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сәламләде.

«Быел бу премияне Казанда тапшыру башкалабыз өчен дә зур үрнәк. «Рухият» фонды кебек фондларны булдырырдай җитәкчеләребез кирәк. Халкыбызның киләчәген без милли рухыбызны баета барып кына саклый алабыз. Бу эшләребез дәвамлы булсын», – диде Марат Әхмәтов, катнашучыларны сәламләп.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Әүхәдиев әлеге кичәне оештыруга зур көч куйган Әлмәт театрына, Кариев театры артистларына һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

«Бик матур кичә бара. Сезне нефтьчеләр исеменнән сәламлим. Илфак Мирзаевич, хәтерлисеңме, бергә башлаган идек премияне. Илфак Ибраһимов Язучылар берлеген җитәкли иде ул вакытта. Хәзер бу премия бик дәрәҗәле, лаеклы премиягә әверелде. Аның кыйммәте елдан-ел арта бара», – диде Рөстәм Әүхәдиев.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла әлеге премияне гамәлгә кую идеясе белән чыккан ул вакыттагы Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовка, әлеге тәкъдимне күтәреп алган «Татнефть»кә һәм «Рухият» фондына җылы сүзләр әйтте.

«Башланганда бу премиянең шундый масштаб алыр дип уйламаган да идек. Безнең олы шагыйрәнең исемен шулай мәңгеләштерә башлау фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгәндер. Булмаганны күтәреп булмый, Саҗидә апаның шигырьләре – татар исән чагында татар күңелендә мәңге яши торган шигырьләр. Андый кешенең исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык», – диде Ркаил Зәйдулла.

Быелгы премия шагыйрә һәм тәрҗемәче Алия Кәримовага, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәраповага һәм Әлмәт шагыйрәсе Минзифа Әхмәтшинага тапшырылды.

С.Сөләйманова исемендәге әдәбия премия кысаларында кызыксындыру бүләге Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзатулловага, Нурлатта яшәүче язучы Илдус Диндаровка, Казанда яшәүче шагыйрә Ольга Овчинниковага бирелде.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизовка тапшырылды.

Әлеге стипендиягә шулай ук КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина, Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина, Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова, Әлмәт политехникумыннан Полина Валова, Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева лаек булган.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» правит миром, расшифровал «ДНК В.И.Ленина», отменяет налоги. И… отключает институты времени. Разгадка «научных теорий заговоров».


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин сообщил о планах создания отечественной платформы электромобиля



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

Не меньше года уйдет на восстановление: невеста Тимати пострадала на Мальдивах




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Полезные приложения для поклонников спортивной ходьбы

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса

Никакой магии! В спортивном прогнозировании не бывает безусловных выигрышных стратегий


Даниил Медведев

Даниил Медведев одолел 121-ю ракетку мира Меджедовича и вышел в 1/8 финала Рима



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Патриотическую акцию «Синий платочек» провели в Нижнем Новгороде в день прибытия «Поезда Победы»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России