Миңнеханов: Хамаев сүзләре – аның шәхси фикере, алар ТР мөселманнары позициясендә түгел
Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевның сүзләре тәгаен аның шәхси фикере һәм аларның республика мөселманнары позициясенә бернинди дә катнашы юк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Татарстанда тугандаш чечен халкына һәм Чечняның беренче Президенты, Россия Герое Ахмад-Хаджи Кадыйров һәм хәзерге башлык Рамзан Ахмадович төбәктә тынычлык урнаштыру һәм илнең бөтенлеген саклау өчен куйган тырышлыкка һәрвакыт хөрмәт белән карыйлар», – дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.