Татарстанда төшерелгән «823-й километр» фильмы Таҗикстанда күрсәтелә
Татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823-й километр» фильмы Дүшәнбе беренче халыкара «Тоджи сомон» кинофестивале программасына кертелгән. Кинофестивальнең ачылу тантанасы бүген узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте яза.
Дүшәнбе беренче халыкара кинофестивале Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон ярдәме белән «Таҗикларның үсеш тарихы» девизы астында уза. Фестиваль программасында таҗик һәм чит ил авторларыннан тулы һәм кыска метражлы 75 фильм тәкъдим ителәчәк. Фестивальдә катнашу өчен барлыгы 200дән артык гариза килгән.
Дүшәнбедә Татарстан киносын фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова һәм режиссерларның берсе булган Әмир Галиәскәров тәкъдим итә. Сентябрь аенда Казанда узган Халыкара мөселман киносы фестивалендә Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров картинасы «Тамашачылар симпатиясе» призына лаек булды. Фильмның нигезенә Әмирхан Еники төрле елларда язган һәм бер-берсе белән бәйле булмаган «Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?» һәм «Матурлык»хикәяләре кергән. Аларны Мәскәү кино тәнкыйтьчесе һәм сценарист Валерия Байкеева бер сюжет итеп берләштергән.
- Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында төшерелде.