Чаллыда тугыз катлы йортта чыккан янгында 2 кеше һәлак булган
Чаллының Җәлил проспектында тугыз катлы йорттагы фатирда янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Янгын сүндерүчеләр коридордан бер хатын-кызны алып чыккан. Ул аңсыз хәлдә була, соңрак табиблар аның үлгән булуын әйтә. Янгын сүндерүчеләр баскыч яныннан тагын ике ир-атны алып төшә, табиблар аларны дәвалау учреждениесенә озата.
Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Янган бүлмәдә 40 яшьләрдә дип фаразланучы ир-ат мәете табылган.
Утны сүндерергә 8 берәмлек техника һәм янгын күзәтчелеге шәхси составының 25 кешесе җәлеп ителгән.
Янгынның сәбәбен дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.