Төркмәнстанда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре дуслык концерты белән тәмамлана
Төркмәнстанда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре бара. Ул Төркмәнстан дәүләт мәдәни үзәгенең Мукамов сараенда Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән башланган иде. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте яза.
Тантанада Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Корбан Морадалиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Татарстан сәнгать осталары концертына мәдәният өлкәсе җитәкчеләре, дипломатик миссия вәкилләре, иҗади интеллигенция, башкала яшьләре, татар халкының күпсанлы сәнгать сөючеләре җыелды. Кунаклар делегациясе составында — Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсе, шулай ук дәүләт тармак структуралары җитәкчеләре һәм вәкилләре.
Төркмәнстан мәдәният министры урынбасары Корбан Морадалиев әлеге мәдәни акциянең ике республика сәнгате вәкилләре арасында яңа нәтиҗәле иҗади һәм һөнәри элемтәләр урнаштыруда, Төркмәнстан белән Россия Федерациясе арасында активрак мәдәни диалог булдыруда мөһимлеген ассызыклады.
«Без Төркмәнстан белән беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез. Безнең проектлар профессиональ коллективларның төрле алмашулары белән бәйле. Ноябрь аенда Ашхабадка Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры киләчәк. Шулай ук бу — коммуникациянең күп дәрәҗәләренә ия проектлар. Татарстан Республикасы мәдәният министры буларак, минем өчен бу аралашуның сәнгать өлкәсенең һөнәри берләшмә тармагында гына түгел, фән өлкәсендә дә булуы бик мөһим. Чөнки безнең үзгәрүчән дөньяда мәдәни мирасыбызны саклап калу авырлаша бара. Һәм үзебезнең мәдәни мирасыбызны саклауда без Төркмәнстаннан күп нәрсәгә өйрәнәбез», — дигән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.
18 октябрьдә Мары шәһәренең Кемине исемендәге дәүләт драма театрында Татарстан сәнгать осталары тамашачыларга концерт тәкъдим итте. Ашхабадның Бөек Сәпәрмурат Төркмәнбашы исемендәге Төркмәнстанның сынлы сәнгать музеенда «Халык сәнгать кәсепләрен һәм һөнәрләрен саклау, торгызу һәм үстерү» темасына түгәрәк өстәл узды.
Татарстан киносы көннәре кысаларында «Ашхабад» кинотеатрында «Ибн Фадлан», «Тарлан», «Исәнмесез» татар кинофильмнары күрсәтелде.
Татарстан мәдәнияте көннәре бүген, 19 октябрьдә, Төркмәнстан дәүләт мәдәни үзәгенең Мукамов сараенда Татарстан һәм Төркмәнстан мәдәният һәм сәнгать осталарының дуслык концерты белән тәмамлана.