Татарстанда октябрьнең соңгы декадасында климатик нормадан бер градуска салкынрак булачак
Бу айның соңгы декадасында, 21-30 октябрьдә, Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска түбәнрәк булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар ачыклык керткәнчә, климатик норма республикада +2, Казанда +2,4 градуска тигез.