«Салават күпере» торак комплексында бала үлгән урында хәтер мемориалы оештырылган
Казанның «Салават күпере-2» торак комплексында яшәүчеләр кичә һәлак булган бала истәлегенә хәтер мемориалы оештырганнар. Биредә яшәүчеләр анда уенчыклар, татлы ризыклар һәм чәчәкләр алып килгәннәр.
Фото: © Алексей Новиков
Искәртик, фаҗига кичә кич Илһам Шакиров урамындагы 17нче йорт янында булган. Өч яшьлек бала күпкатлы йортның 17 катыннан гомуми балконыннан егылып төшкән
Фаҗигане прокуратура хезмәткәрләре тикшерә.