ТР җитәкчелеге: Вәлиев актив тормыш позициясе һәм ватанпәрвәрлеге белән аерылып торды
Татарстан җитәкчелеге язучы, Россиянең һәм республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиевнең вафаты сәбәпле, кайгы уртаклашты. Республика Дәүләт Советының элеккеге депутаты 76 яшендә вафат булды.
«Вәлиев максатчан һәм талантлы кеше, сизгер һәм игътибарлы остаз иде. Аны һәрвакыт актив тормыш позициясе, ватанпәрвәрлек, югары иҗтимагый бурыч хисе һәм эшкә бирелгәнлек аерып тора иде. Разил Исмәгыйль улы Вәлиев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә кайгынамәдә.
Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында ТАССРның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Башлангыч сыйныфларда ук матур әдәбият белән мавыга башлый, шул вакытта ук аның беренче шигырьләре һәм хикәяләре иҗат ителә.
СССР Язучылар берлегенең Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлагач, «Ялкын» журналы редакциясендә эшли. Иҗат белән иҗтимагый эшне бергә алып бара. 1984 елда ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары итеп сайлана.
1986 елда Татарстан Милли китапханә директоры булып эшли башлый. 60нчы еллардан соң әдәбиятка килгәч, Вәлиев үз иҗатына нечкә лиризм, тирән фәлсәфә һәм телнең якты метафорлыгы белән игътибар җәлеп итә. Аның әсәрләре һәрвакыт югары гражданлык һәм әхлаклылык, кеше һәм аның туган җире язмышын кайгырту белән сугарылган була.
1990 елда XII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының халык депутаты итеп сайлана. 1992 елдан алып 1995 елга кадәр Югары Советның Милли мәсьәләләр һәм мәдәнияте буенча даими комиссия рәисе була. 1995 елдан I - V чакырылыш ТР Дәүләт Советында даими эшләүче депутат була. 2000-2019 елларда республика парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясен һәм комитетын җитәкли.
Разил Исмәгыйль улы Татарстанның заманча дәүләтчелеген торгызуга, республиканың мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте. Аның катнашында «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында», «Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен куллану турында», «Мәгариф турында», «Мәдәният турында», «Фән һәм фәнни эшчәнлек турында» мөһим законнары эшләнде һәм кабул ителде.
Ул «Татар ПЕН-үзәге» язучылар төбәк иҗтимагый оешмасы белән җитәкчелек итте, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы булып торды.
Вәлиев – күпсанлы популяр җырлар авторы, аларга Татарстанның танылган композиторлары көйләр язган. Аның үлемсез әсәрләре – «Ватаным», «Татарстан», «Сагынам», «Ин якты йолдыз», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Бер алманы бишкә бүләек» татар мәдәниятенең алтын фондына керде.
Вәлиевнең күпьеллык әдәби һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге күп кенә бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Кайгынамәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, вице-премьер Васил Шәйхразиев, мәдәният министры Ирада Әюпова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов имзалаган.
Вәлиевнең вафаты турында кичә билгеле булды. Татарстанның халык шагыйре Казанда «Курган» зиратында җирләнде.