Дәүләт Думасында предприятиеләрдә мактау тактасын кайтарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» депутаты Никита Чаплин предприятиеләрдә мактау тактасын кире кайтарырга кирәк дип белдерә.
«Совет хакимиятенең беренче елларыннан ук барлык зур предприятиеләрдә дә мактау тактасы булды. Кызыл тактада предприятиеләрнең ударникларының фотоларын урнаштырганнар, шул ук вакытта аңа капма-каршы буларак кара такта да булды, анда исерекләрнең һәм эшкә килмичә калучыларның исемнәрен язалар иде. Хурлык тактасы - ул бик үк дөрес түгел һәм һәрвакыт объектив түгел, ә менә оешма алдынгылары өчен ниндидер бүләк белән мактау тактасына кую - бик яхшы карар», - диде ул РИА Новостига.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә махсус хәрби операция геройлары вакыты җитте. Моннан тыш, яшьләр волонтерлык юнәлешен үстерә, ил буйлап уза торган күп кенә файдалы хәйрия акцияләре бар, дип өстәде депутат.
«Башка гражданнарны да игелекле эшләр кылырга, иҗтимагый мөһим эшләрдә катнашырга этәрү яхшы үрнәк булып тора. Махсус хәрби операциядә катнашучылар - ул безнең хәрбиләр, безнең геройлар, алар хөрмәткә һәм аерым мактауга лаек. Әгәр дә хезмәттәшләр үз геройларын йөзгә танысалар, бик шәп булачак», - диде Чаплин.
«Без төрле оешмалар белән күп эшлибез, еш кына мәктәпләр чараларны үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Һәм мин барлык мәктәпләрдә дә дә мактау такталары булмавын күрдем», - дип өстәде ул.
Аның сүзләренчә, мактау такталары яхшы белем алу һәм уңышка ирешү өчен аерым мотивация булып тора. Ул мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында махсус хәрби операциядә катнашучы чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары куелган мактау такталары яшь буын өчен бик яхшы үрнәк булачак, дип белдерә ул.