Татарстанда көзге һава торышы: көчле җил һәм яңгыр
Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда салкын, дымлы һәм болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава була. Көндез күпчелек районнарда, шулай ук Казанда явым-төшем көтелә, көньякта урыны белән көчле яңгыр яварга мөмкин. Иртән төнлә төшкән томан саклана.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр фаразлана, вакыты белән юнәлешен төньяк-көнчыгышка үзгәртергә мөмкин. Көндез урыны белән, шулай ук төбәк башкаласында да җил секундына 15-17 метр тизлектә булачак, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Көндез Татарстанда һава температурасы +2...+7 градус, Казанда +4..+6 градус була.