Теләче районы Шәтке авылы аша юл ачылды
Бүген Теләче районы Шәтке авылы аша М7 юлына илтүче 5 километр да 185 метр асфальт түшәлгән юл ачылды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Аны ачу тантанасында район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров та, авыл халкы да бу көнне җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен чын күңеленнән җиткерде.
Бу көнне кунаклар Шәтке урта мәктәбендә булып, укучылар белән дә аралашты.