Лавров Миңнехановка Казанда Әфганстан буенча сөйләшүләр оештырганы өчен рәхмәт белдерде
Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләре форматының бишенче утырышын уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
29 сентябрьдә Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләре форматының утырышын уңышлы оештыруга керткән өлешегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Татарстан хакимиятләренең тырышлыгы һәм традицион кунакчыллыгы аркасында, Мәскәү форматының Казан мәйданчыгы аның барлык катнашучыларында һәм хөрмәтле кунакларында онытылмаслык тәэсир калдырды.
Тыгыз багланышлар һәм конструктив ведомствоара мөнәсәбәтләр Татарстан Республикасын Россия Федерациясенең тышкы сәяси активлыгына җәлеп итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам.
Сезгә яңа башлангычларыгызда уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим», - дип язган Лавров.
Искәртик, сентябрь ахырында Казанда Әфганстан буенча Мәскәү консультацияләр форматының бишенче утырышы узды.