«Азатлык радиосы*» татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашеваны судка китерделәр
«Азатлык радиосы»* татар-башкорт хезмәте мөхәррире Алсу Курмашеваны бүген Казан Совет районы судына китерделәр. Аны Россия Чит ил агентлары турындагы законда каралган бурычларны үтәүдән качуда гаеплиләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Курмашеваны Россиянең Чит ил агентлары турындагы законнарында каралган бурычларны үтәүдән качуда гаепләү буенча тоткарладылар.
Ул Россия Федерациясенең хәрби эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләрне максатчан җыйган, аларны чит ил чыганаклары алган очракта, Россия Федерациясе иминлегенә каршы файдалану мөмкинлеге булган.
Моннан тыш, тикшерү версиясе буенча, Алсу Курмашеваның АКШ һәм Чехия гражданлыгы булган һәм бу фактны үзенең Россия даирәсеннән яшергән, шулай ук Россиядә миграция мәсьәләләре буенча хезмәткә документлар бирмәгән. 1998 елдан ул даими Чехиядә яшәгән. Курмашеваның ире - Павел Буторин, хатыны кебек үк, АКШ гражданины, Чехиядә яши.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Павел Курмашева белән шәхси язышуда һәм аның үтенече буенча махсус операцияне гаепли торган Россиягә каршы китап нөсхәсен АКШ конгрессында арадашчы аша АКШ президенты Джо Байденга тапшырырга тиеш булган.
*Россиядә чит агент дип танылган