Фәрит Мөхәммәтшин: Разил Вәлиев үлеме - бөтен татар халкы өчен зур югалту
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде.
«Бүген кайгылы хәбәр килде. 76 яшендә безнең якын дустыбыз һәм ышанычлы көрәштәшебез, XII чакырылыш Татарстан Югары Советы депутаты һәм V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев вафат булды», – диде Мөхәммәтшин.
«Республикабыз өчен, бөтен татар халкы өчен бик зур югалту! Разил Исмәгыйль улы әдип, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак гомере буе татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә, халкыбызның милли асылын саклауга, татарны дөнья күләмендә танытуга, аның абруен күтәрүгә хезмәт итте. Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә, халкыбыз хәтерендә мәңге сакланыр...» – диде Дәүләт Советы Рәисе.