58нче армия командующие Миңнехановка «Тимер» батальоны хәрбиләре өчен рәхмәт белдерде
Көньяк хәрби округының 58нче армиясе командующие генерал-майор Сергей Медведев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты юллаган. Анда «Тимер» батальоны хәрбиләренең гамәлләре билгеләп үтелә. Бу хат Татарстанның иреклеләр батальоннарының рәсми Телеграм-каналына урнаштырылган.
«2022 елның ноябреннән безнең берләшмәнең оператив буйсынуында 57нче мотоукчылар полкының 3 нче мотоукчылар батальоны тора, ул Татарстан Республикасыннан төзелгән Тимер исемле батальон», - диелә рәхмәт текстында.
Фото: t.me/armytatarstan/
«Көньяк хәрби округының 58нче гомумхәрби армиясенең командованиесе һәм барлык составы исеменнән Татарстан үзенең иң яхшы улларын дөнья явызлыгына каршы көрәшкә җибәрүе һәм республиканың аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә теләр идем», - дигән командарм.
«Тимер» батальонының күпчелек хәрбиләре яу кырындагы батырлыклары өчен югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителгән. Әлеге подразделениенең хәрби хезмәткәрләре үз әтиләре, бабалары хәрби данын лаеклы дәвам итүчеләр, үз илләренең лаеклы гражданнары һәм үз Ватанының чын патриотлары булып тора», - дип йомгаклады генерал.
Генерал-майор Сергей Медведев, элеккеге командарм - генерал-лейтенант Денис Лямин Үзәк хәрби округ штабының башлыгы итеп билгеләнгәннән соң, 58нче армияне җитәкләде.