Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак
1 гыйнвардан Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Документлар алу чыгымнары зур, фатирын арендага бирүчеләр кимиячәк, димәк аренда бәяләре дә артачак дип фаразлыйлар.