Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт гадел хөкем университеты ректоры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия дәүләт гадел хөкем университеты ректоры Владимир Кулаков белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Белгечләр - җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен әзерләү һәм яңадан укыту әңгәмәнең төп темасы булды.
Югары уку йорты ректоры Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде. Аның кысаларында ул «Россиянең хокукый системасын трансформацияләү шартларында гадел хөкем кылуны конституционализацияләү: гомуми теоретик һәм тармак аспектлары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашырга ниятли.