Баланы укыту чыгымнарына ана капиталы белән түләү турында гаризаларны карау вакыты кимеде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле белем бирү хезмәтләре турында белешмәләр тапшырачак. Бу балаларны укыту чыгымнарына ана капиталы акчаларын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерү өчен кирәк, дип хәбәр иттеләр бүген Россия Социаль фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
«Балаларны укыту – Татарстанда ана капиталы акчаларын файдаланган вакытта популяр юнәлеш. Ана капиталы программасы гамәлдә булган чорда сертификатлардан шул рәвешле – 40,3 мең (күләме – 1,9 миллиард сум), шул исәптән 2023 елда 4,9 мең кеше (324 миллион сум) файдаланган», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Социаль фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
Элегрәк Россия Социаль фондының төбәк бүлеге һәрбер мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турындагы килешүләрне имзалаган иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә түләү өчен ана капиталы акчаларын тоту буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизәйтә.
Хәзер ата-аналарга Дәүләт хезмәтләре порталындагы «шәхси кабинетта», Россия Социаль фондының клиентлар хезмәтендә яки күп функцияле үзәктә гариза тапшыру да җитә. Фондка документлар алып килергә кирәкми. Мондый гаризаларны карау вакыты биш эш көненә кадәр киметелгән.