Мәскәү татарлары автономиясе артистлары махсус операциядәгеләр өчен акча җыярга ярдәм итә
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге иҗат коллективлары һәм артистлары махсус хәрби операция ихтыяҗларына акча җыю өчен хәйрия концертында катнашты. Әлеге концерт шәһәр округының «Пушкино» мәдәният йортында узган. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте
Чара барышында җыелган акчаны Россия хәрбиләре өчен кирәкле әйберләр — бензин генераторлары, электр җиһазлары, су канистры, бензин пычкысы сатып алу өчен тотачаклар.
Сәхнәдә кунаклар алдында артистлар Наилә Дусмәтова һәм вокаль студия солистлары, җырчылар Рафик Вәлитов, Ринат Каюмов, Галия Әюпова, «Хәзинә» вокаль-хореография ансамбле, «Дуслар» һәм «Тальян» ансамбльләре чыгыш ясаган.
Фото: © Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте
Татар мәдәни үзәге артистлары 4 ноябрьдә сәүдәгәр Әсәдуллаевның борынгы йортының зур залында тагын бер хәйрия концерты куярга планлаштыра.