Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Октябрь
2023

Илдар Гыйльметдинов: Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, бөтен тырышлыгыбыз әрәм була

0
Илдар Гыйльметдинов: Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, бөтен тырышлыгыбыз әрәм була

Марат Әхмәтов Илдар Гыйльметдиновның тәкъдиме белән килеште һәм «25-30 мең хезмәт хакы белән кешене бәйләп тотып булмый», – дип белдерде.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов укытучыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен күтәрде.

«Укытучыларга хезмәт хакын күтәрмәсәк, мәгариф тармагындагы бөтен тырышлыгыбыз әрәм була. Төбәкләр белән бергә бу мәсьәләне кабат күтәрергә кирәк. Бездә эшче төркем моның белән шөгыльләнә, күзаллау бар. Аңлашыла, хәзер иң яхшы чор түгел, ләкин аны этаплап булса да тормышка ашырырга кирәк», – диде Илдар Гыйльметдинов 20 октябрьдә Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Илдар Гыйльметдиновның тәкъдиме белән килеште һәм «25-30 мең хезмәт хакы белән кешене бәйләп тотып булмый», – дип белдерде.

Марат Әхмәтов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татарстанның мәгариф челтәрендә 77 мең хезмәткәр эшли. Әгәр аларның хезмәт хакын 10 мең сумга арттырыйк, дип кенә санасаң да, 1 млрд сумнан артык өстәмә ресурс кирәк. Бөтен категориянең дә хезмәт хакын берьюлы ничек арттырып була икән? Аның өчен федераль карарлар кирәк. Министрлык белән берлектә мөмкин кадәр кызыксындыру чараларын өстәү мәсьәләсен уйлашырбыз. Әлбәттә, төрле хисаплар ясап, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итәрбез. Бүген ил язмышы өчен көрәш барганда икътисадның нык булуы да кирәк бит», – диде Марат Әхмәтов.

Комиссия утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин атнасына 18 сәгать укыткан укытучының айлык хезмәт хакы 19-20 мең сум икәнен әйтте. Атнага 24 сәгать дәрес бирүчеләргә аена 27 мең сум каралган. Министр сүзләренчә, яшьләрнең күбесе 2 ставкага эшли һәм 50-60 мең сум хезмәт хакы ала, ләкин нормадан артык дәресләр үткәреп, «укыту сыйфаты мәсьәләсе туа».

«Бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителмичә, профессиягә яшьләрне китереп булмый», – диде Илсур Һадиуллин.

Илсур Һадиуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Министр яшьләрне мәгариф системасына беркетү өчен Татарстанда түбәндәге ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуын санап үтте:

  • Агымдагы елның 1 гыйнварыннан башлап, 3 ел дәвамында яшь укытучыларга ай саен өстәмә 2,5 мең сум каралган.
  • Федераль бюджет хисабына сыйныф җитәкчеләре ай саен 5 мең сум күләмендә акча ала. Шул ук вакытта республика түләүләре дә саклана – сыйныф өчен 550 сум һәм һәр укучы өчен 80 сум бирелә.
  • Авыл җирендә яшәп эшләүче педагогик хезмәткәрләргә торак, җылылык һәм электроэнергия өчен түләүләргә субсидияләр бирелә.
  • Кайбер муниципаль районнар тарафыннан җирле бюджет хисабына яшь укытучыларга эшкә урнашканда матди ярдәм күрсәтелә. Шулай ук торак белән ярдәм итүче районнар да бар.
  • Мәгариф хезмәткәрләре социаль ипотека программасында катнаша ала.




Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Артисты – они все особенные!


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Городские вокзалы объединяют маршруты



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Анастасия Волочкова

«Она уже взрослая»: Анастасия Волочкова отказалась от содержания единственной дочери




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Дмитрий Вязьмикин – тренер по индивидуальной подготовке молодежного футбола «Локо»

Среди сотрудников уголовно-исполнительной системы Республики Дагестан определили лучшего гроссмейстера

В филиалах АО "Желдорреммаш" прошли мероприятия ко Дню защиты детей


Ролан Гаррос

Синнер повторил достижение Джоковича и Надаля по победам на "Больших шлемах"



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Вокзал для тысяч. Что за транспортный узел построен на «Кутузовской»



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России