«Татмедиа»да Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинны хөрмәтләделәр
«Татмедиа» республика матбугат һәм масскакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның 80 яшьлек юбилее елы уңаеннан хөрмәтләп, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.
Олпат шәхесне котларга шулай ук «Татмедиа» АҖ караган журналларның баш мөхәррирләре җыелды. Айдар Сәлимгәрәев, юбилярга ноутбук бүләк итеп, яңа китаплар әзерләвен теләде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
- Фәйзуллин Равил Габдрахман улы - татар язучысы, редактор, шагыйрь, публицист, Татарстанның халык шагыйре. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
- 1943 елның 4 августында Татар АССРның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлый.
- Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә күп тапкырлар тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сирия, Венгрия, Монголия һәм башка ил халкы таныш.