Башкортстанның яраланган хәрбиен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартканнар
Василий Сидоркин сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш үзен кире сугышка җибәрүне канунсыз дип тануны сораган. Әмма мәхкәмә кабул итмәгән.