Россиядәге хәләл сертификацияләү үзәге Малайзиядә аккредитация үтте
Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) рәсми рәвештә «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү һәм Үзәк төбәк Диния нәзарәтенең «ЦентрХаляльНадзор» стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәген җитештерүчеләрнең хәләл стандартына туры килүен сертификацияләү буенча вәкаләтле оешмасы буларак таныды.
Шулай итеп, «ЦентрХаляльНадзор» Малайзиянең ислам үсеше департаменты (JAKIM) аккредитациясен алды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аккредитация алу алдыннан гариза бирү һәм аны карау, эчке документацияне халыкара стандартлар таләпләренә туры китереп актуальләштерү тиеш. «ЦентрХаляльНадзор» — Россия тарихында JAKIM аудиты узган беренче хәләл сертификация оешмасы. Утырыш 2023 елның 3-10 июнендә узган.
Әлеге аккредитация «ЦентрХаляльНадзор» югары халыкара дәрәҗәсен раслый һәм Россия белән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, аерым алганда, Малайзия белән товар әйләнешен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Россиянең «ЦентрХаляльНадзор» сертификациясен үткән хәләл продукция җитештерүчеләр хәзер үз продукцияләре һәм хезмәтләрен күп кенә ислам илләре базарына җибәрә ала.
Малайзиянең «Хәләл» стандартлары MS1500: 2009 стандартына туры килә. Ул үз эченә GMP җитештерү практикасының билгеле стандартлары таләпләрен, GHP гигиена практикасын һәм куркынычларны һәм критик контроль нокталарны анализлауны (Hazard Analysis and Critical Control Point) алган. Сертификат ислам принципларына гына түгел, ә алдынгы дөнья практикасына да туры килә, диелә хәбәрдә.