Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыя
Түбән Новгород татарлары автономиясе татар теле курсларына балалар җыю турында игълан итә. Бу хакта Түбән Новгород татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Беренче дәрес 28 октябрьдә 13.00 сәгатьтә узачак. Адресы: Түбән Новгород шәһәре, 28Е (2 кат). Дәресне педагог Алия Хәлиуллина үткәрә, ул 1 сәгать дәвам итәчәк.
Дәреснең программасы текстны кычкырып һәм эчтән уку; төрле төрдәге текстлар белән эшләү; татар мәдәнияте турында хикәяләр; әдәби әсәр тексты белән эшләү; сөйләм культурасы; сүзләрне дөрес язуны үз эченә ала.
Курсларга йөрүчеләр түбәндәгеләргә өйрәнәчәк:
- укуның индивидуаль темпын исәпкә алып, текстны кычкырып, салмак кына, бүленмичә иҗекләп һәм тулы сүзләр белән укырга;
- ишеткән, шулай ук сыйныфта укылган кыска әсәрләрнең эчтәлеген аңлау, аларда төп логик өлешләрне аерып күрсәтергә;
- мәгънәсен аңлап, текстның билгеләнгән урыннарын эчтән укырга;
- үзең хакында сөйли белергә.
Алия Хәлиуллина Сафаҗәй авылында туган. Түбән Новгород татарлары автономиясе төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасы активисты, татар кызлары арасында үткәрелгән «Нижгарсылу-2023» бәйгесе җиңүчесе, татар теле олимпиадалары призеры. Бүгенге көндә Түбән Новгород губерна көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча I курста белем ала, диелә хәбәрдә.