Татарстан икмәк пешерү предприятиеләре чыгымнарны кайтаруга 164 млн сум субсидия алган
Бу елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстанда 55 икмәк пешерү оешмасы 164 млн сумлык субсидия алган. Субсидияләр социаль икмәк җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен кайтару өчен 1 кг икмәк өчен 4,5 сум исәбеннән бирелгән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Икмәк пешерү предприятиеләренә субсидия сатып алынган җиһаз бәясенең 30 проценты күләмендә — җитештерү куәтен модернизацияләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен дә каралган. Акча бер алучыга 30 млн сумнан артык бирелмәячәк. Сайлап алу ноябрьдә игълан ителәчәк.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада арыш оныннан һәм арыш белән бодай оны катнашмасыннан икмәкнең уртача ваклап сату бәясе 2,46 процентка кимегән, ә Россия буенча ул 2,6 процентка арткан.
«85 төбәк арасында арыш оныннан һәм арыш белән бодай оны катнашмасыннан икмәк пешерү буенча Татарстан 19 нчы урында тора. Бодай оныннан икмәк пешерү буенча республика 26 нчы урында. 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аны уртача ваклап сату бәясе 7,8 процентка төшкән, ә Россия буенча 1,5 процентка арткан», – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Барлык икмәк пешерү предприятиеләренең төп проблемасы — кадрлар җитмәү. Шуңа бәйле рәвештә «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов әлеге тармакка квалификацияле белгечләр әзерләү өчен училищеларны торгызырга тәкъдим итте.