Казан балалар театр түгәрәкләре җитәкчеләре һөнәри имтихан тапшырды
Казан дәүләт мәдәният институтында Казанның Идел буе, Совет һәм Вахитов районнары театр түгәрәкләре җитәкчеләре һөнәри яраклылыкка имтихан тапшырган.
«Аңа кадәр педагоглар мәктәп театрларын булдыру федераль программасы буенча интенсив узды. Укуны Вахтангов мәктәбе вәкиле, театр педагогы, актер һәм режиссер Олег Хрычев (Мәскәү) үткәрде», дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең матбугат үзәге.
Олег Хрычев укытуның уникаль системасын Татарстан педагоглары өчен махсус әзерләгән. Ул режиссура нигезләренең биш еллык курсын һәм актерлык осталыгының дүрт еллык курсын 120 сәгать интенсивка сыйдырган.
«Актерлык осталыгы, хәрәкәтләр пластикасы, куелыш процессы – без монда театр түгәрәге җитәкчесе эшенең нигезләрен үзләштердек. Алардан башка безнең эшчәнлек һәвәскәрләр дәрәҗәсендә булыр иде. Режиссураны өйрәнү миңа аеруча кызыклы булды. Хәзер мин бутафорияне һәм актерларны сәхнәдә аңлы рәвештә урнаштырачакмын», - дигән Казанның 81нче мәктәбенең театр түгәрәге җитәкчесе Надежда Андреева.
Курс үз эшенең осталарына да файдалы булып чыккан. Әйтик, Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Гайзуллина белемен яңарту өчен интенсивта катнашырга гариза биргән. «Актерлык эшчәнлегеннән тыш, мин 186 нчы «Перспектива» лицеенда балалар белән шөгыльләнәм. Курста күп нәрсә минем өчен яңалык түгел иде. Олег Алексеевич ярдәме белән мин тәрбияләнүчеләремә кайбер бурычларны ничек җиткерергә, алар белән бер телдә ничек сөйләшергә икәнен аңладым. Моннан тыш, алга таба һөнәри үсеш буенча кыйммәтле киңәшләр алдым, әйтик, нинди әдәбиятка игътибар итәргә, кемнең тәҗрибәсен үзләштерергә», — дигән Альбина Гайзуллина.
Педагоглар бер ай дәвамында Казан дәүләт мәдәният институты базасында укыган. Кичә интенсив иҗади имтихан белән тәмамланган: катнашучылар тупланган тәҗрибәне театр этюдлары аша күрсәткән.
Дәресләр ачык форматта уздырылганга, бу мөмкинлектән Мәдәният институты студентлары да файдаланган. «Бу алар өчен – яхшы тәҗрибә. Бәлки, безнең студентларның берәрсе киләчәктә мәктәп түгәрәгенең җитәкчесе булыр» - дигән Казан мәдәният институтының укыту-тәрбия эше буенча проректоры Татьяна Леонтьева.
- Курсны уңышлы узган театр түгәрәкләренең барлык җитәкчеләренә федераль үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификатлар бирелә.
- Элегрәк Олег Хрычев Түбән Кама һәм Мамадышта театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен мастер-класслар үткәргән иде.
- Татарстанда федераль программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.