Кадим Нуруллин: Күпме шәхесләребезгә СССРның халык артисты исемен бирә алмаган халык без
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин күренекле җырчыларыбызга үз вакытында дәрәҗәле исемнәр бирә алмавыбызга борчылуын белдерде.
«Күпме шәхесләребезгә СССРның халык артисты исемен бирә алмаган халык без. Мин моны каядыр ишарәләп түгел, үзебез өчен әйтәм. Без татарлар үзебезне зурлый белә торган халык түгел шул. Юк кына әйберләрдә башка халыклардан нык калышабыз», – диде ул Флера Сөләйманованың вафатына кырык көн булгач Мәрҗани мәчетендә оештырылган Коръән ашында.
Кадим Нуруллин Филармониядә эшли башлагач Флера Сөләйманованың халык артисты исеме булмауга шаккатуын искә төшерә. «Без Җәвәһирә Сәлахованың Татарстанның атказанган артисткасы итеп җирләп куйдык. Ә бит ул безнең төп җырчыларыбызның берсе иде. Шуңа да исем бирә алмаганбыз», – дип өстәде көенеп.
«Бүген, Аллаһка шөкер, бу мәсьәлә бик нык матур китте – инде үзебезнекеләргә генә түгел, читтә яшәгән башка милләт кешеләренә дә исемнәр бирәбез», – дип фикерен түгәрәкләде Филармония директоры.
- Коръән аша Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе инициативасы белән оештырылган иде. Мәрҗани мәчете залына алтмышлап кеше – татар эстрадасы ветераннары, Флера Сөләйманова белән аралашкан буын җыелган.
- Мәҗлестә Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Ансар хәзрәт Мифтахов, Флера Сөләйманованың улы – әнисен соңгы сулышына кадәр тәрбияләп яшәгән Булат, шулай ук, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казахстанның Казан шәһәрендәге генераль консулы Ерлан Искаков, «Татарстан» дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин катнашты.
- Флера Сөләйманова Татарстанның халык артисты исемен 67 яшендә – 2006 елда гына алган. 2023 елда Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшырыла.