Һәлак булган Казан студентын «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләделәр
Узган ел кечкенә кызны коткарганда суда батып үлгән Казан студенты Данил Әхмәтгалиев үлеменнән соң «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган, документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
«Экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда кыю һәм тәвәккәл гамәлләре өчен Әхмәтгалиев Данил Илнур улын — «Дементьев исемендәге Казан авиация-техник колледжы» дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе студентын «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләргә (үлгәннән соң)», — диелә карар текстында.
17 яшьлек Данил Әхмәтгалиев 2022 елның 23 июлендә Киров өлкәсендә Нократ елгасында һәлак була. Дуслары белән бергә су коенган егет су агымының кыз баланы алып китүен күрә. Ул аңа ярдәмгә ташлана һәм вакыйга урынына башка кешеләр килеп җиткәнче аны су өстендә тота. Бала коткарыла, әмма яшь егет үзе батып үлә. Үлеменнән соң ул «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.