Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны Россия чемпионаты һәм Суперкубогында җиңү белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» чирәмдәге хоккей клубын җиңү белән котлады. Бүген Казан Кремлендә Россия чемпионаты, Кубогы һәм Суперкубогында җиңгән команданы хөрмәтләделәр. Бу — Россия клублары өчен уникаль казаныш.
«Сезне Россия чемпионаты суперлигасында искиткеч җиңүегез белән котлыйм. Команда рухы, югары осталык, максималь нәтиҗәгә ирешү омтылышы сезгә Россия чемпионы дигән рекордлы 21 нче титулны китерде. Белмим, безнекеләр кебек чемпионнар тагын бармы икән? Шулай ук безнең команда икенче ел рәттән алтын треблга ирешә — ил чемпионнары, шулай ук Кубок һәм Суперкубок иясе титулын яулый. Бу — Россия һәм Татарстан спорты өчен уникаль казаныш», – дип Миңнехановның сүзләрен китерә «ТИ-Спорт» корреспонденты.
Шулай ук Татарстан Рәисе шундый зур нәтиҗәләргә ирешүдә бөтен коллективның эшчәнлеген билгеләп үтте.
«Мондый нәтиҗә – бөтен коллективның ялкынлы һәм максатчан эш нәтиҗәсе. Команда җитәкчелегенә, уенчыларга, тренерлар составына, шулай ук Россия һәм республиканың чирәмдәге хоккей федерациясе җитәкчелегенә рәхмәтемне белдерәсем килә. Клуб иганәчесенә аерым рәхмәт сүзләре», — диде Миңнеханов.
«Динамо-Ак Барс» быелгы сезонда 21 нче тапкыр Россия чемпионы булды. Суперлигада тренер Араик Маргарян командасы 24 матчта 68 очко җыя: үз капкаларына 26 туп үткәреп, 100 гол кертәләр. Икенче урынны яулаган «Динамо-Электросталь» белән очколар аермасы 15 балл тәшкил иткән.