Раушан Вәлиуллин: "Мөһаҗирлектә иң авыры – туган җиреңнән аерылу"
Чаллыда эшләгән педагог, күп балалы ата һәм активист Раушан Вәлиуллин узган елның сентябрендә гаиләсе белән илдән китәргә мәҗбүр булды. Быел алар Германиядә сәяси сыену тапкан. Мөһаҗирләр язмышы, документлар әзерләү, балаларның чит җирләргә ничек яраклашуы турында Раушан Вәлиуллин белән сөйләштек.