Чирмешән районының Түбән Чегодай авылы мәчетен зурайталар
Чирмешән районының Түбән Чегодай мәчетендәге төзелеш эшләренә район да матди ярдәм күрсәткән. Бу максатларга, район башлыгы Рамил Айбатов тәкъдиме белән, район бюджетыннан, районны үстерү фондыннан, акча биргәннәр, дип яза «Безнең Чирмешән» газетасы.
Мәчеткә янкорма төзү эшләре язын башланып китте. Түбән Чегодай авылы халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән стеналар күтәрелеп, түбәсе ябылган, ишек-тәрәзәләр дә урнаштырылган. Электр үткәргечләре алырга да ярдәм итүчеләр табылган.
Әлеге янкормада уку, аш әзерләү бүлмәләре һәм тәхарәтханә дә булачак, диелә хәбәрдә.