Түбән Новгородта «Туган як моңнары» татар ансамбле 30 еллыгын бәйрәм итә
Түбән Новгородта бердәнбер татар ансамбле булган «Туган як моңнары» төркеме 30 еллыгын бәйрәм итә. Бу турыда Түбән Новгород татарлары автономиясе сайтында хәбәр ителә.
«Дуслар! Барыгызны да Түбән Новгородта бердәнбер татар ансамбле «Туган як моңнары»ның 30 еллыгына һәм аның җитәкчесе Дамир Фәесхановның 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсенә чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Кичә «Газ» мәдәният йортында 27 октябрьдә була. 17.00 сәгатьтә башлана.